«Безнең байлык безнең гореф-гадәтләрдә» викторинасы (12+)

22 март көнне 3 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Безнең байлык безнең гореф-гадәтләрдә» дигән викторина уздырылды. 

богатство
DSC02296
DSC02306

Чара барышында балалар татар милли киеме, татар теле үзенчәлекләре белән танышты, танылган татар йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, уеннары турында белде. «Татар халык мәдәнияте» презентациясен карадылар, «Татар халык иҗаты», «Татар халык авыз иҗаты» җыентыкларыннан мәкаль һәм әйтемнәрне укыдылар. Халык гореф-гадәтләренә кагылып, укучылар Нардуган, Нәүрүз, Май чабу, Сабантуй, Корбан бәйрәмнәре белән танышты. 

Чара азагында мәдәният һәм татар халык көнкүреше буенча алган белемнәрне ныгытучы викторина үткәрелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: